12 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Йосыф Рамел белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Intrapharma Директорлар советы рәисе, SAAED for Traffic Systems (БГӘ) генераль директоры Ибраһим Йосыф Рамел белән очрашты.
-
Яңалыклар
Казанда болан бәрдергән ирне мигрантлар мәсьәләләре бүлегенә китергәннәр
Казанда боланны бәрдергән KIA автомобилен йөртүчене миграция линиясе буенча полиция бүлегенә китергәннәр.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылып калыгыз
16 октябрьгә кадәр «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылып була.
-
Яңалыклар
Татарстанда онкологияне дәвалау һәм диспансеризация өчен күбрәк акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда 2027 елда диспансеризация чараларын уздыруга, шулай ук онкологик авыруларны дәвалауга, социаль әһәмияткә ия медицина ярдәмен күрсәтүгә финанс чаралары белән тәэмин итүне арттыру планлаштырыла.
-
Җәмгыять
Яшьләрне сакланырга өйрәтәләр: Казанда «Конструктив» Идел буе форумы эшли башлады
Бүген Казанда «Конструктив» форумының рәсми ачылышы узды. Анда 24 төбәктән килгән катнашучылар заман куйган сынауларны чишү юлларын табарга тырыша. Ул быел сигезенче тапкыр үткәрелә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең Россиядәге илчеләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре - Бәхрәйн, Катар, Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстаны делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
-
Яңалыклар
Октябрь шаккатыра: Татарстанда һава торышы 2009 елгы рекордны кабатлый
Татарстанда алдагы атнада һава торышы нормадан 8-10 градуска җылырак булыр дип көтелә.
-
Яңалыклар
Казан урамында йөргән болан машина бәрдерүдән үлгән
Казандагы юл-транспорт һәлакәтендә болан һәлак булган.
-
МӨҺИМ
Татарстанда яшь укытучыларны мәктәпкә ничек җәлеп итәләр?
Килсәләр дә, төпләнеп калмыйлар. Моңа кадәр еш кына яшь укытучылар турында әнә шундый фикерләр ишетергә туры килә иде. Әмма Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, соңгы ике елда вазгыять уңай якка таба үзгәргән. Сәбәпләре нәрсәдә? Яшьләр мәктәпкә нинди өметләр белән килә?
-
Җәмгыять
Гүзәл Сәгыйтова Әлфия Айдарскаяның яшәү шартлары турында: «Бу – арттырып күрсәтү»
Сара Садыйкова белән Газиз Айдарскийларның кызы Әлфия Айдарскаяның бик начар шартларда яшәве турында мәгълүмат матбугатта таралган иде.
-
Яңалыклар
Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе узды
Республикада «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең узды. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Бу көнне Казандагы «Зәңгәр күлләр» территориясендә 105 данә агач утыртылды. Чарада Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
-
Яңалыклар
Kazan Digital Week Халыкара форумына 53 илдән катнашучылар көтелә
29-31 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week Халыкара форумына 53 илдән катнашучылар теркәлгән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Шамил Тарпищев Татарстанда теннис үсеше турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты.
-
Яңалыклар
Казанда яктырткычларны алыштырып 100 миллион сум акчаны янда калдырырга җыеналар
2026 ел ахырына кадәр Казанда 20 меңнән артык элеккеге яктырткычларны светодиодлыга алыштырачаклар.
-
Яңалыклар
Казанда машина йөртүче 15 яшьлек малай 35 яшьлек хатын-кызның үлеменә сәбәпче булган
Казанның полиция хезмәткәрләре җәяүле хатын-кызны бәрдергән яшүсмерне тоткарлаган.